2017 елның 3 мартында Казанда ел саен була торган «Казан умартачылар форумы» узачак. Аны «Умартачылык идарәсе» ДБУ һәм «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы (РОО) оештыралар.
Чарада нотыклар белән республиканың умартачылык өлкәсендә әйдәүче экспертлары, министрлыклар һәм ведломстволар белгечләре чыгышлар ясаячаклар. Форум кысаларында шулай ук умартачылар өчен җайланмалар, инвентарьлар, чимал, ветеринария препаратлары һәм уку әсбаплары сату-күргәзмәсе эшләячәк.
Чара 10.00 сәгатьтә башланып, түбәндәге адрес буенча узачак:
Казан шәһәре, Оренбур тракты, 8 йорт (актлар залы).