Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында 30 шәхси ярдәмче хуҗалыкка сөт саву аппаратлары тапшыралар. Ярдәмнең бу төре шәхси хуҗалыкта 5 яисә аннан күбрәк сыер тотучы гаиләләргә җирле бюджет акчалары исәбеннән бирелә. Шул максатлар өчен бюджеттан 3 млн. сумга якын акча бүленәчәк.
Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы 30 гаилә арасында сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы буенча субсидия алучылар да бар. 2016 елда мондый ярдәмне 11 кеше алган иде.