2017 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 69,4 тонна (узган елның тиешле чорына карата 108%) сөт җитештерелгән.
Бу көннәрдә “Аксу Агро” ҖЧҖендә 26 тоннадан артык сөт савалар (+4 тонна). Шулай ук “Аксубай” агорофирмасы” ҖЧҖенең «Трудолюбово», «Смена», «Сөнчәле» һәм «Луч» бүлекчәләрендә дә савым яхшы.
Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да эшләр әйбәт бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан көн саен 12 тоннага якын сөт җыела. Сөт буенча беренче урында Иске Ибрай авыл җирлеге тора, монда көнгә 1,8 тонна сөт савыла, икенче урында– Урмандеево авыл җирлеге (1,3 тонна).