Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне, 25 февральдә, узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышын АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышлады.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә имин хезмәт шартлары тудыру һәм аларның һөнәри авырулары санын киметүне тәэмин итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренә керә, дип белдерде Марат Әхмәтов. Соңгы елларда күрелгән чаралар нәтиҗәсендә җитештерүдә имгәнүләрне киметүнең уңай динамикасы күзәтелә. Аерым алганда, 2016 елда кеше үлеменә китергән бәхетсезлек очраклары АПК предприятиеләрендә бөтенләй юк. Чагыштыру өчен: 2015 елда 8 инцидент теркәлгән.
«Бүген дә электәге кебек үк механизаторларның һәм терлекчеләрнең һөнәри куркынычлык дәрәҗәсе югары. Төп сәбәпләр – җитештерү технологияләре таләпләрен һәм хезмәт дисциплинасын үтәмәү. Үткән елның икенче яртыеллыгыннан авыл хуҗалыгында яңа унификацияләнгән кагыйдәләр гамәлгә керде. Алар нигезендәукыту-методика әсбаплары эшләнде һәм алар барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җиткерелде», – диде министр.
Тагын бер җитди проблема – АПК хезмәткәрләре арасында һөнәри авырулар: 2016 елда мондый 27 очракбулган. Марат Әхмәтов әйтүенчә, бу – хезмәткәрләргә алдан һәм даими рәвештә медицина тикшерүләре уздырмау нәтиҗәсе.
Узган елда республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтне саклау чараларына үз чыгымнарын 20%ка – 384 млн. сумга арттырганннар яисә бер хезмәткәргә 6 меңнән артык туры килә.
Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышын күзәтү темасына да аерым тукталды. Бүген республикада 81,6 мең бер. үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар теркәлгән, шулардан АПК өлкәсенә15,6 мең бер. туры килә.
Министр әйтүенчә, техниканы имин файдалану нигезе – аларга вакытында һәм сыйфатлы тикшерү уздыру.2016 елда 12,6 мең бер. авыл хуҗалыгы машинасы техник яктан тикшерүгә тәкъдим ителгән, ягъни 80%ы. Шуның 92%ы тикшерелгән һәм тиешле рөхсәт алган.
Әмма кайбер районнарда (Минзәлә, Арча, Мөслим 1әм башка районнар) авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре кырларга каралмаган, ТО узу турында документы булмаган тракторларны һәм комбайннарны чыгаралар.
Марат Әхмәтов бу очракта кеше гомере турында сүз баруы хакында тагын бер кат искәртеп узды һәм Дәүләт техника күзәтчелеген мондый тискәре фактларны булдырмый калырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов бәян иетгән проблемаларның бик актуаль булуын билгеләп үтте.
«Җитештерүдә имгәнүләрне булдырмау чаралары һәм имин хезмәт шартлары тудыру бик мөһим. Буюнәлештә шактый күп эш башкарылган. Әмма бу теманы киләчәктә дә контрольдә тотарга кирәк», – диде Татарстан Республикасы Президенты, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.