Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы 2016 елда кече ферма төзегән

2017 елның 25 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Олы Шия авылында Леонид Тарасовның хуҗалыгында 7 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 4 баш савым сыеры бар.

«Гаилә бюджетына тагын дуңгызлардан да керем керә, – диде хуҗалык башлыгы. –Узган ел сөтчелек юнәлешендә кече ферма төзү программасы буенча субсидия алдым һәм 15х7 метрлы бина төзедем».

35 гектар мәйданда бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр үсә. «Җыелган уңышны саклау өченсклад сатып алдым, – ди Леонид Тарасов. – Монан тыш, 60 соткалы ике участокта җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәбез. Аларны кышка гаилә өчен әзерлибез».

Альбина һәм Леонид Тарасовлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. «Алар – минем төп ярдәмчеләрем. Иң олысына – Николайга 13 яшь, ул инде техника белән дә шөгыльләнә», – дип сөйләде хуҗалык башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International