“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Яшелчәләрне ябык һәм ачык грунтта үстерү» һәм «Бакчачылык өлкәсендә җитештерү-технологик эшчәнлек» программалары буенча укырга килүчеләрне җыю дәвам итә. Чираттагысессия 2017 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр узачак.
Укырга килүчеләр алдында «ТатНИИСХ» ФДБФУ, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ һәм«Казань Агрохимсервис» ҖЧҖ белгечләре чыгышлар ясаячак.
Уку барышында яшелчә һәм яшел культураларны үстерү, участоклар сайлау, хезмәтне оештыру турындагы һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Өстәмә мәгълүмат өчен “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә - 8(843) 2778167 телефоны ашамөрәҗәгать итәргә мөмкин.