Марат Әхмәтов Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2016 елда муниципалитетның социаль-икътисадый үсеше йомгакларына багышланган утырышында катнашты

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Республиканың муниципаль районнарында 2016 елда муниципалитетларның социаль-икътисадый үсеше йомгакларына багышланган утырышларын уздыру дәвам итә.

Шундый киңәшмә Кама Тамагы муниципаль районында да узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Нотыклар белән район башлыгы Павел Лоханов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясадылар.

«Сезнең район – аерым үзенчәлекле муниципалитет, әмма кайбер хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Шул ук вакытта авылда җитештерү предприятиеләренең, кече хуҗалыкларның артуы районның социаль-икътисадый куәтен ныгытуга шактый ярдәм итә».

Чара районның төрле өлкәләрендәге алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International