Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны кредитлау мәсьәләләрен җайга салу комиссиясе региональ банкларлдан «Ак Барс» Банкы» гавами АҖен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау буенча федераль программада катнашырга вәкаләтле банкларның берсе итеп раслады.
Бу хакта төбәкләр белән селектор киңәшмәсендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Игорь Кузин хәбәр итте. Киңәшмә кичә, 21 февральдә узды.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт ярдәме акчаларын авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә вакытында җиткерү өчен кирәкле барлык эшләрне башкара. Үз чиратында, дип дәвам итте ул, төбәкләр Министрлык белән килешүләрне имзалау мәсьәләләрен мөмкин кадәр кыска срокларда хәл итәргә тиешләр.
«Ташламалы кредитлау планын булдыру тәртибенә үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан боерык әзерләнде һәм имзаланды, аның нигезендә бөтен төбәкләр буенча кече хуҗалыклар өчен 20% һәм кыска вакытлы кредитлар өчен 30% катгый рәвештә фиксцияләнә», – диде Игорь Кузин.
Шул ук вакытта төбәкләр үзләренең ташламалы гомуми кредитлар күләмен төрле юнәлешләргә оператив рәвештә бүлү мөмкинлеген алдылар, дип өстәде.
Программада катнашу өчен төбәк банкларыннан барысы 27 заявка кергән, шулардан 15 расланган.