Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә. Республикада ремонт эшләре уздыру өчен 700ләп ремонт остаханәсе, 750дән артык авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пункты бар, аларда 900 ремонтчылар звеносы, 3000гә якын квалификацияле механизаторлар һәм слесарьлар эшли.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, бүгенге көнгә 7375 трактор (78%), 4868 чәчкеч (87%), 294 чәчү комплексы (70%) һәм 4254 культиватор (88%) ремонтланган.

Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен 3 млрд. сум акча кирәк, шул исәптән 1,6 млрд. сум – техниканы 2017 елгы чәчүгә әзерләү өчен.

Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 1 млрд. сумлык запас частьләр алынган, шул исәптән язгы кыр эшләре өчен 723 млн. сум тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International