Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районы сөт җитештерү күләме буенча лидер-районнар өчлегенә керә. 2017 елның 20 февралендә монда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 183 тонна сөт савылган. Бер сыердан уртача көнлек савым 25,8 кг тәшкил итә.
Сөт җитештерүгә үзләреннән иң күп өлеш керткән хуҗалыклар түбәндәгеләр: «Шахтер» ҖЧҖ (узган тәүлектә - 32,6 тонна), «Тукай» ҖЧҖ (26,7 тонна), Ленин ис. нәсел заводы АХҖК (26,5 тонна), «Таң»АХҖК (25 тонна) һәм «Кушар» АХҖК (22,2 тонна).