Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖендә «Терлекләрне кышлату һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау» темасына семинар-киңәшмә узды.
Семинарда районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖендә терлекләрне тоту шартлары белән таныштылар. Алар шулай ук терлекчелек биналарын, азык әзерләү цехын һәм машина-трактор паркын карадылар.
Чара барышында төп игътибар савым сыерларын тоту, сыерларны бозаулату, бозаулар үстерү технологияләренә бирелде.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 1560 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 660 савым сыеры исәпләнә. Бер сыердан уртача көнлек савым 20 килограммнан артыграк, көнгә 3,6 тонна сөт савыла.
Семинар-киңәшмә тагын 2 мартта узачак. Район белгечләре 3 хуҗалыкта – «Правда» ҖЧҖендә, «Суксу»ҖЧҖендә һәм «Агрохолдинг» ҖЧҖендә булачаклар.