Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Дүрт Мунча авылында Анастаия һәм Юрий Ермаковлар 9 баш эре мөгезле терлек асрыйлар. 2016 елда алар сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы буенча субсидия алганнар.
«Гыйнварда документлар җыйдык, ә җәй көне инде ферманы төзеп тә бетердек, – дип сөйләде Юрий. –Хәзер бозаулар да бар, даими сөт ала торган үз клиентларыбыз да барлыкка килде».
Кече фермада терлекләр өчен бөтен шартлар бар. Ермаковлар гаиләсе дүрт кешедән тора. Кызы һәм уллары югары уку йортларында белем алалар, каникулларда әти-әниләренә булышалар.
«Якын арада үгезләр өчен дә тагын бер кече ферма төзергә уйлыйбыз», – дип, киләчәк ниятләре белән бүлеште Юрий.