Узган елның декабрендә «Нурлат сөте» ҖЧҖендә яңа сөтчелек комплексын файдалануга тапшырдылар. Терлекчелек объекты Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Иске Чаллы авылында урнашкан. Бүген монда 450 баш эре мөгезле терлек исәпләнә.
Комплекста ДеЛаваль саву залы урнаштырылган, ул бер үк вакытта 24 сыер саварга мөмкинлек бирә,сөтүткәргеч һәм башка җайланмалар көйләнгән. Фермада машина белән сыер саву осталары Людмила Савинова, Зоя Попова, Ирина Артамонова, Алена Трофимова һәм Ольга Алхасова эшлиләр.
«Моңа кадәр эш шартлары башкарак иде, хәзер инде бу яңа уңайлыкларга ияләштек, – дип сөйләде сыер савучы Зоя Попова. – Әлбәттә, бу шартларда эшләү җиңелрәк».
Аның әйтүенчә, 24 сыерны савуга нибары 30 минут вакыт җитә, һәр сыердан сөт күләме күрсәткечләре махсус экранда чагыла, ә продукция үзе турыдан-туры 8 тонна сыйдырышлы заманча суыткычка керә.
Комплекста сыерлар ирекле халәттә тотыла. Терлекләр рационында печән, сенаж, силос, фураж,яссыландырылган бөртекле ашлык, көнбагыш сыгынтысы, шрот һәм башка витаминлы өстәмәләр бар.