Идел буе агросәнәгать форумы «Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды

2017 елның 17 феврале, җомга

Быел Идел буе агросәнәгать форумында катнашучылар саны рекорд дәрәҗәсендә булды – Россиянең 29 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Швейцариядән 250 компания катнашты. Форумның беренче ике көнендә генә дә 7400дән артык кеше килде.

Форум кысаларында «Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре» конкурсы узды, ул биш номинация буенча уздырылды.

Идел буе агросәнәгать форумын ябу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты. Ул конкурста җиңүчеләрне котлады һәм аларга дипломнар тапшырды.

«Заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм аңа комплектлау әйберләре» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән «Воронеж авыл хуҗалыгы машиналары заводы» ҖЧҖ бүләкләнде, ПЗК – 30 «Вепрь» өчен,  I һәм II дәрәҗә дипломнар белән – «Ромакс» ҖЧҖ - GAMMA типындагы аспирацион колонка өчен; ашлык чистарту һәм сортировкалау җайланмасы өчен.

«Агросәнәгать комплексы өчен заманча җайланмалар һәм технологияләр» номинациясендә II дәрәҗә диплом белән «Ромакс» ҖЧҖ бүләкләнде – ALFA MGC ашлык чистарту һәм сортировкалау җайланмасы өчен, I дәрәҗә диплом белән – “Плинор” РЦ - ветеринария исәбен алып баруның мәгълүмат системасы өчен һәм «Евротехника-Татарстан» ҖЧҖ – чәчүне контрольдә тоту буенча «Татарстан» системасы өчен. Бу номинациядә Гран-при дипломнарын: Н.Э. Бауман ис. ГДВМА – һәм “Агрокорм” фәнни-җитештерү предприятиесе» алдылар – аксымлы-витаминлы минераль концентрат өчен.

«Үсемлекчелектә иң яхшы чаралар» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән «Агрокөчләр» ҖЧҖ бүләкләнде – үсемлекләрне үстерү регуляторы өчен. Бу номинациядә шулай ук «Август» фирмасы” ЯАҖ (Казан ш.) агулау чарасы өчен бүләккә ия булды.

«Иң яхшы катнаш азык, терлекләр һәм кошлар өчен азык өстәмәләре» номинациясендә Гран-при дипломын Бөгелмәнең «Репродукт» ҖЧҖ катнаш азык заводы алды. Завод күргәзмәгә авыл хуҗалыгы хайваннары, кошлар һәм балыклар рационын оптимизацияләү өчен аксымлы-витаминлы минераль концентрат алып килгән иде.

«Ашамлык продуктлары һәм эчемлекләр җитештерү өчен заманча җайланма» номинациясендә «ЮВМилк» ҖЧҖ җиңүче булып танылды һәм I дәрәҗә дипломга ия булды – тәкъдим ителгән сөт фильтры өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International