Бүген Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә “ Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру” темасына түгәрәк өстәл узды.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныңикътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов, «Россельхозбанк» АҖ, «Сбербанк» гавами АҖ, «Ак Барс» Банк гавами АҖ, «ВТБ Банкы” гавами АҖ, «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» НО, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш бухгалтеры һәм икътисадчылары катнашты.
Утырышны Николай Титов ачты. Республика АПКсының 2016 елда җитештерү-икътисадыйкүрсәткечләре турындагы нотык белән Марат Низаметдинов чыгыш ясады.
Ул узган ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең күләмнәре трында белешмәләр бирде, барлык төр хуҗалыкларда былтыр 238,6 млрд. сумлык продукция җитештерелгән (узган елга карата 105%). АПК продукциясен сатудан акчалата табыш 95,5 млрд. сум булган (узган елга карата 107%), табыш – 7,4 млрд. сум.
«Табышка эшли торган авыл хуҗалыгы предприятиеләренең өлеше 93% тәшкил итә», – диде Марат Низаметдинов.
Әңгәмә барышында шулай ук банклар һәм компанияләр вәкилләре чыгышлар ясадылар, алар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә финанс-кредит ярдәме күрсәтү. Түгәрәк өстәлдә тагын терлекчелекне, үсемлекчелекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.