Равил Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгында герефорд токымлы 315 баш эре мөгезле терлек бар

2017 елның 17 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районыннан Равил Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгы 2012 елда төзелә һәм шул арада ул тотрыклы үсә торган авыл хуҗалыгы оешмасына әверелде.

«Хуҗалыкта 43 кеше эшли, – дип сөйләде КФХ белән идарә итүче Олег Гайнуллин. – 2000 гектардан артык җиребез бар. Анда болай, арпа, борчак һәм яңа культура – язгы рыжик үстерәбез».

КФХда 315 баш эре мөгезле терлек бар. «Без ит өчен - герефорд токымлы сыерлар тотабыз. Бу токымнан булган терлек ите хәзерге вакытта мәрмәр ит дип атала. Аны бигрәк тә республика рестораннарында кулланырга яраталар», – дигән мәгълүмат бирде Олег Гайнуллин.

Узган ел монда ашлык киптерү җайланмасы сатып алганнар, шуның белән алар хәзер транспорт чыгымнарын янга калдыралар. Шулай ук тегермән, май сыктыру цехы һәм катнаш азык әзерләү цехыфайдалануга тапшырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International