Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында тармакның актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

16 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгын, игенчелек һәм терлекчелекне механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.

Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Идел буе МИС» ФДБУ директорының фән буенча урынбасарыПавел Ишкин, шулай ук республика АПКсының техника җитештерүче компанияләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Республиканың агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләү турындагы нотык белән Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. Ул, бүгенге көндә АПКның техника белән тәэмин ителеше 100 га чәчүлек мәйданына 154 а.к. тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Узган ел авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 6 млрд. сумлык 5 мең берәмлек техника һәм җайланмалар сатып алынды, дигән мәгълүмат бирде ул.

«Куәтле техника һәм югары җитештерүчәнлекле агрегатлар куллану аркасында җитештерү чыгымнарын киметеп, хезмәт җитештерүчәнлеген берничә мәртәбәгә арттырырга мөмкин, шул исәптән ягулык-майлау материалларына, запас частьләргә, һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттырырга мөмкин», – дип ассызыклады Тәлгать Таһирҗанов.

Министр урынбасары шулай ук терлекчелекне механикалаштыру турында сөйләде. Аерым алганда, ул бүгенге көндә республикадагы савым сыерларның 75%тан артыгы заманча саву аппаратлары белән савылуы, эре мөгезле терлекләрнең 70 %тан артыгы баланслы азыкны мобиль азык өләшү җайланмалары аша алуы турында әйтте.

Игенчелек буенча түгәрәк өстәлләрдә белгечләр игенчелекне биологизацияләү һәм авыл хуҗалыгы культураларын җитештерүдә инновацион технологияләр куллану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Форумга илнең төрле төбәкләреннән авыл хуҗалыгы буенча фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре,республиканың үсемлекчелек тармагыннан әйдәүче экспертлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары җыелды.

Белгород өлкәсендә игенчелекне биологизацияләү программасын гамәлгә ашыру турында бу төбәкнең Агросәнәгать комплексы һәм әйләнә-тирә мохитне торгызу департаменты башлыгы урынбасары Василий Мельников һәм «Краснояружский ашлык компаниясе» ЯАҖ генераль директоры Александр Титовскийсөйләделәр.

Әңгәмә барышында комплементар аксым буларак люпин куллану, генетик яктан стресска чыдам кукуруз гибридлары турындагы мәсьәлә төп темага әйләнде.

Терлекчелек мәсьәләләре буенча бүген өч очрашу узды. «Туклыклы азык – нәтиҗәле сөт терлекчелегенең нигезе» темасына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.

Ул тармакның узган елгы эшенә йомгаклар турында сөйләде. 2016 елда республикада 1770,4 мең тонна сөт һәм 484 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелде, диде. Нәҗип Хаҗипов түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибарын 2017 елга куелган бурычларга юнәлтте, аерым алганда, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру һәм бер сыердан уртача еллык савымны 5400 кг.-га җиткерү бурычы куелган булуы турында әйтте.

«Эшнең төп юнәлешләре – күпкомпонентлы азык культураларын чәчү һәм үзебезнең туклыклы һәм югары протеинлы терлек азыгын куллану», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Аннары «ТатНИИСХ» ФДБФУ, Н.Э. Бауман ис. КДВМА, “Плинор” РЦ» ҖЧҖ белгечләре чыгышлар ясадылар, алар туклыклы азыкның кыйммәте, генетика, нәселле терлекләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International