Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында кече ветеринария белгечләрен әзерләү буенча укыту курслары уза. Бу курсларда 14 кеше укый.
Укырга килүчеләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белгечләре лекцияләр укыйлар. Укыту барышында терлекләрдә йогышлы авырулар барлыкка килү сәбәпләренә, аларны булдырмау чараларына, сыерлар бозаулаганда һәм аннан соң барлыкка килә торган кыен очракларда ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә.
Укыту курсларының практика өлеше хуҗалык базасында узачак. Аны “Балык Бистәсе районының дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ хезмәткәрләре үткәрәчәк.