Республиканың Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы XIV «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы кысаларында спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр арасында ярышлар узды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Бу елның 10 - 12 февралендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Татарстан Республикасы XIV «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы кысаларында районнарның спорт белән шөгыльләнүче гаиләләре арасында республика ярышлары узды. Бәйгеләрне Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы РәисМиңнеханов тәбрикләде. Ул командаларга зур җиңүләр һәм  уңышлар теләде.

Ярышларда Татарстанның 17 районыннан 21 команда катнашты. Программага чаңгы ярышлары, дартс һәм катнаш эстафета кергән иде.

Ярышлар йомгаклары буенча кече яшьтәге кыз балалы гаиләләр арасында Саба муниципаль районыннан Мөбәрәковлар гаиләсе җиңүче дип танылды, өлкән яшьтәгеләр арасыннан – Кайбыч районыннан Григорьевлар гаиләсе. Кече яшьтәге ир балалы гаиләләр арасында 1 нче урынны Саба районыннан Фәтхрахмановлар гаиләсе алды, өлкән яшьтәгеләр арасыннан – Арча районыннан Дияровлар гаиләсе.

Ярышларда җиңүчеләр “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыятенең грамоталары, медальләре, кубоклары белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, барлык катнашучыларга да Саба муниципаль районы хакимиятенең һәм «Лукоз Саба» ҖЧҖенең призлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International