Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә ташламалы кредит бирү механизмнары турында фикер алыштылар

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Узган атна азагында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиянең 85 төбәге һәм банклар белән берләштерелгән субсидияләр һәм ташламалы кредитлар бирүгә ярдәм итүнең яңа механизмнарын гамәлгә ашыру буенча селектор киңәшмәсе уздырды.

«Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кирәкле барлык норматив база эшләнде һәм АПКга ярдәм итү өчен барлык акчалар бүленде. Быел төбәкләр авыл хуҗалыгына 158,2 млрд. сум ярдәм каралган, бу узган ел белән чагыштырганда 5 млрд. сумга күбрәк», – диде Александр Ткачев.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе дәүләт ярдәменең яңа механизмнарын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төбәкләр, федераль бюджетка төзәтмәәр кертелгәнен көтеп тормыйча, акчаларын тизрәк бүлә алачаклар. Мондый үзгәреш күптән көтелә иде инде, шуңа күрә күпчелек төбәкләр моны хупладылар. Әмма бу ысул тизрәк эшли башласын өчен төбәкләргә тиз арада норматив документлар кабул итәргә кирәк.

«Төбәкләрнең бурычы – Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы белән авыл хуҗалыгына ярдәм итү турында 15 февральгә кадәр килешү төзү. Бу мәсьәлә катгый контрольгә алынды», – дип билгеләп үтте министр.

Киңәшмәдә кайбер төбәкләрнең оператив эшләве турында да әйтелде, болар: Брянск, Киров, Мәскәү, Томск һәм Амур өлкәләре, Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Мордовия һәм Якутия һәм башка төбәкләр.Гомумән алганда, 20 төбәк бу мәсьәләгә бик тиз алынды.

«Банклар, төбәкләр һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ягыннан кызыксыну күренә, димәк, механизм кирәк һәм ул аграр бизнес өчен файдалы. Болар дәүләт ярдәме күрсәтүдә уникаль шартлар, алардан хәзер барысының да файдаланасы килә. Бу максатлар өчен бюджетта 21,3 млрд. сум акча каралды», – дигән мәгълүмат бирде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, шулай ук 5 банк – «Россельхозбанк» АҖ, ВТБ Банкы ГАҖ (ПАО),«Сбербанк» ГАҖ (ПАО), «Газпромбанк» АҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ (ПАО) – вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, республикада язгы кыр эшләрен башкару өчен 20 млрд. сумнан артык акча кирәк, шуның 8,5 млрд. сумы заем акчалары, дип билгеләп үтте. «Россельхозбанк» АҖенә һәм ВТБ Банкы ПАОга 38 предприятиедән 7,8 млрд. сум күләмендә заявкалар реестры җибәрелде, аларның икесе буенча уңай карар кабул ителде инде («Яшел Үзән сөт комбинаты» АҖ һәм «Зәй шикәре» ҖЧҖ). Якын арада 100 гаризага өстәмә реестрлар җибәреләчәк.

Марат Әхмәтов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең игътибарын Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга кредитларны субсидияләү лимитының җитәрлек булмавына юнәлтте. Республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең күпчелеге ярдәмсез калу ихтималы булуга борчылалар, андый хәл була калса, аларга кредитларны югары ставкалардан алырга туры киләчәк, бу исә чәчүне вакытында һәм сыйфатлы уздыруга һәм республиканың финанс тотрыклылыгына тискәре йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International