Узган атна азагында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Гаилә терлекчелк фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программалары мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Владимир Свеженец үткәрде.
Чарада Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисадһәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Кукмара, Мамадыш, Теләче, Саба, Нурлатрайоннарының башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары районов, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре катнашты.
Владимир Свеженец билгеләп үткәнчә, 2017 елда федераль бюджеттан агросәнәгать комплексына ярдәм158,2 млрд. сум күләмендә карала, шул исәптән фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 7,6 млрд. сум грант ярдәме бирелә.
Грантлар бирү тәртибе үзгәрә: «Гаилә терлекчелк фермаларын үстерү» программасы буенча грант күләме 5 миллионнан 7 миллион сумга артты, «Яшь фермерларга ярдәм» буенча (сөт һәм эре мөгезле терлекләр ите җитештерү) – 1,5 млн. сумнан 3 млн. сумга кадәр. Программаларның төп индикаторлары – продукция җитештерү күләмнәрен быелгы елдан башлап ел саен 10%ка арттыру һәм грант алган елда өстәмә эш урыннары булдыру һәм аларны 5 ел буена саклап калу («Яшь фермерларга ярдәм» буенча программасы буенча – һәр 1 млн. сумга бер урын), «Гаилә терлекчелк фермаларын үстерү» проограммасы буенча –1 КФХда өч урын, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча – 3 млн.сум грантка 1 урын).
Министр урынбасары Ришат Хәбипов үз нотыгында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә керткән өлешләре турында сөйләде. Татарстанда 451 мең шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 5меңгә якын крестьян- фермер хуҗалыгы бар, алар 2016 елда 128,1 млрд. сумлык продукция җитештерделәр, шул исәптән КФХлар – 19,8 млрд. сумлык.
Аның сүзләренә караганда, республиканың һәр муниципаль районында башлыкларның авыл халкының эшлекле активлылыгы мәсьәләләре буенча җаваплы урынбасарлары билгеләнгән. Сессияләрдә авылда эшкуарлыкны үстерү буенча озак сроклы программалар кабул ителә, аларның үтәлешенә квартал саен анализ ясала.
Ришат Хәбипов, Татарстанда 1205 гаилә фермасы бар, тагын 100дән артык объект төзелеп килә, диде.
«2016 елдан башлап шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында закон эшли, – диде министр урынбасары. – Кече сөтчелек фермаларын төзүгә, башмак таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган таналар сатып алуга субсидияләр бирү кебек дәүләт ярдәме күрсәтү зур файда китерә».
Алга таба авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләрен хәл итү өчен кооперацияне үстерүгә аерым игътибар биреләчәк, дип ассызыклады Ришат Хәбипов. Грантлар ярдәмендә 11кооператив оештырылды, аларда 60тан артык эш урыны булдырылды.
Моннан тыш, кооперацияне үстерү максатларында авыл җирлекләрендә агросәнәгать паркларын төзү проектлары эшләнә. Андый объектлар Зәй, Әлмәт, Чүпрәле, Кукмара, Бөгелмә, Азнакай, Теләче һәм республиканың башка районнарында төзеләчәк.