Бүген Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль районнарның узган елдагы авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга үсеш планнары буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Әлеге чара муниципаль районнар башлыклары һәм районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында уздырылган зона киңәшмәләренең соңгысы булды. Шундый очрашулар моңа кадәр Татарстан Республикасының Сарман, Югары Ослан, Чистай муниципаль районнарында һәм Казан шәйәрендә узды.
Киңәшмә барышында агросәнәгать комплексының 2016 елдагы эшенә йомгаклар буенча фиекр алыштылар. Марат Әхмәтов әйтеп киткәнчә, ел күрсәткечләре начар түгел. Барлык категориядәге авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелгән продукция күләме 238 млрд. сум тәшкил итте.
Министр Татарстан Республикасы Арча, Әтнә, Балтч, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Теләче муниципаль районнарында файдаланылмаган резервларга җентекләбрәк тукталды.
Чара азагында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.