Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Урак һәм чүкеч” ҖЧҖендә эре мөгезле терлекләрне тукландыру технологиясенә зур игътибар бирәләр

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Урак һәм чүкеч” («Серп и молот») ҖЧҖендә район семинары узды. Анда катнашучылар эре мөгезле терлекләрне кышлату шартлары белән таныштылар.

Хуҗалыкта 2,1 мең баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 700 - савым сыеры. Монда терлекләрне дөрес тукландыруны оештыру –  югары продуктивлыкның нигезе, дип саныйлар. Шуңа күрә бу процесс белән “Урак һәм чүкеч” ҖЧҖендә фәнни күзлектән чыгып эш итәләр. Мәс.. савым сыерлар рационына витаминлы өстәмәләр, рапс сыгынтысы, чөгендер мелассасы, магнезит, акбур, күмер һәм башкаларны өстиләр.

Районның семинарда катнашучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре терлекчелек биналарын карадылар, бозауларны җылыту өчен кулланыла торган инфракызыл лампа белән кызыксындылар һәм яңалык итеп кертелгән башка җайланмаларны карадылар.

Киләчәктә мондый семинар “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International