Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен өстәмә мәйданчыклар булдырыла

2017 елның 10 феврале, җомга

Казанда һәркөнне “чатыр корылган” мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре уза.

Сәүдә нокталары түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Юлиус Фучик ур., 72, Липатовур., 7, Зәкиев ур., 12, Деметьев ур., 7, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Батыршинур., 20, Лаврентьев ур., 10.

Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча 2017 елның 11 февраленнән башлап шимбә көннәрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен өстәмә урыннар оештырылачак. Болар: Чехов базары артында Достоевский урамы буенча, Кызыл Кокшай (Краснококшай) ур., 150/2 (“Җиләкле бистә” сәүдә комплексы янында) һәм Юдино бистәсендә, Ильич ур.,1 (Тимерюлчылар мәдәният йорты алдында).

Бу мәйданчыкларда сатыла торган продукцияне һәркөнне 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International