Министрлыкта 2016 елда муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар ясалды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елда Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга үсеш планнары буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегндә барды.

Чарада Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнары башлыклары,районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

Марат Әхмәтов 2016 елда Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар һәм дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Министр һәр муниципаль районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру резервларына җентекләп тукталды.

Киңәшмә барышында хуҗалыкларның техника белән тәэмин ителеше, авыл хуҗалыгы культураларын агротехник үстерүне камилләштерү зарурлыгы, эре мөгезле терлекләр буенча эшне яхшырту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. АПК белгечләренең хезмәт хакы темасына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International