Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2017 елның гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы оешмаларында 98,7 мең тонна сөт һәм 31,5 мең тонна ит җитештерелде

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды.

Чарада районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, ГКУ «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ (ГКУ) белгечләре, нәсел предприятиеләре җитәкчеләре, Н.Э. Бауман ис. КДВМА галимнәре катнашты.

Киңәшмә башында Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны Идел буе агрофорумы кысаларында терлекчелек мәсьәләләре буенча булачак түгәрәк өстәлләр турында һәм Сөтчелек бизнес академиясе эшли башлау (Саба муниципаль районы) турында мәгълүмат бирде.

Аннары Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны агымдагы елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагының эшенә йомгаклар белән таныштырды, сөт һәм ит җитештерүгә, бозауларның сакланышына һәм терлекләрнең баш санын арттыруга аерым басым ясады.

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 31,5 мең тонна ит (2016 елга карата 103%), 98,7 мең тонна сөт (104%) җитештерелгән. Эре мөгезле терлекләр саны 744 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар – 249 мең баш. 28 мең баш бозау туган.

Эре мөгезле терлекләр саны узган елга караганда түбәндәге районнарда арткан: Кукмара, Яшел Үзән, Зәй, Минзәлә, Әтнә, Актаныш, Балтач, Нурлат, Чүпрәле, Саба. Ә Чирмешән, Чистай, Әлки, Алексеевск, Алабуга, Баулы, Буа,Тукай муниципаль районнары, киресенчә, малларның баш санын киметүгә юл куйган.

Зәй, Саба, Кукмара һәм Арча муниципаль районнарында сыерлар саны 300 башка һәм аннан күбрәккә арткан.

Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Актаныш, Азнакай, Аксубай һәм Зәй муниципаль районнарында сөт җитештерү күләмнәре берникадәр үсештә. Кама Тамагы, Апас, Чистай, Кайбыч, Арча, Мөслим, Чирмешән,Тукай һәм Минзәлә муниципаль районнарында сөт җитештерү кимегән.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ (ГКУ) башлыгы Ришат Зарипов эре мөгезле терлекләр санын арттыру эшләре һәм ясалма орлыкландыру буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Аннары Н.Э. Бауман ис. КДВМАнең авыл хуҗалыгы хайваннарын тукландыру кафедрасы мөдире ФираяӘхмәтҗанова чыгыш ясады, ул уку йорты базасында уйлап чыгарылган һәм җитештерелгән аксымлы-витаминлы-минераль концентратлар куллану тәҗрибәсе турында сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләрен җитештерү күрсәткечләрен арттыру өчен хуҗалыкларның булган барлык резервларын җентекләп өйрәнергә һәм кулланырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International