2017 елның 15 - 17 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агрофорумы узачак, ул ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 20 нче юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 17 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фәнни һәм башка оешмаларның әйдәүче экспертлары катнашында тармак буенча берничә түгәрәк өстәл узачак.
15 февральдә 1 нче павильонның “Кама” конференц-залында азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергәндә һәм аларның әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны куллану һәм хезмәт шартларын үтәү мәсьәләләре хакында фикер алышу булачак. Түгәрәк өстәл 12:00 сәгатьтә башлана.
Форумның икенче көне дә мавыктыргыч булыр дип көтелә. 16 февральдә 09:00 сәгатьтә 1 нче павильонның “Кама” конференц-залында «Татарстан Республикасы АПКсын техник һәм технологикмодернизацияләү һәм машина-трактор паркынның нәтиҗәлелеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл узачак, 10:00 сәгатьтә 2 нче павильонның конференц-залында «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын инновацион үстерү шартларында игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру» темасына әңгәмә корылачак.
Көннең икенче яртысында терлекчелек тармагы белгечләре җыела. 12:00 сәгатьтә 1 нче павильонның “Кама” конференц-залында туклыклы терлек азыгы куллану мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак,13:15 сәгатьтә шунда ук «Генетика һәм токымлы терлекчелек – Татарстан терлекчелегенең киләчәгенә уңышлы юл» темасына түгәрәк өстәл узачак. 14:30 сәгатьтә 2 нче павильонның конференц-залындаРоссиядә йогышлы авырулар буенча эпизоотик вәзгыять һәм аларны Татарстан территориясенә кертмәү буенча күрелә торган чаралар хакында фикер алышу булачак.
17 февральдә 10:00 сәгатьтә 1 нче павильонның “Кама” конференц-залында республика агросәнәгать комплексының инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру темасы каралачак.