Бүген Казанда авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карау һәм үсемлекләрне яклауда югары технологияле чаралар куллану мәсьәләләре буенча уку-семинар узды.Форум 9 февральгә кадәр бара, аңа республика авыл хуҗалыгы оешмаларыннан 100дән артык агроном килде.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «Сервис-Агро» ҖЧҖенең генераль директоры Габделхәй Кәримов, «Ариста» ҖЧҖ, «Адама Рус» ҖЧҖ, «Пионер Хай-Брэд Рус» ҖЧҖ, «Агрорус һәм Ко» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Семинарны Габделхәй Кәримов ачты. «Сезне бу залда күрүемә бик шатмын, – диде ул, семинарда.катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Бүген алган белемнәр авыл хуҗалыгы культуралары уңышын күтәрүдә ярдәм итәр дип ышанып калам».
Илдус Габдрахманов та бу очрашуның актуальлегенә басым ясады. «Монда бүген эшнең нәтиҗәсе белән кызыксынучы затлар җыелган, – дип ассызыклады министр урынбасары. – Без инде элеккеге агрономия мәктәбен узган кешеләр. Әмма соңгы вакытта безнең лексиконга “үсемлкләр белән эш итү”, “уңышны булдыру белән эш итү” дигән төшенчәләр нык кереп урнашты. Узган елның нәтиҗәләре, һава шартларының бик уңай булуына да карамастан, начар түгел дип бәяләнә. Быел безнең алда тагын да катлаулырак бурыч тора: үсемлекчелек продукциясен 10%ка арттыру».
Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, зур күрсәткечләргә ирешү мөһим түгел, ә продукция җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мөһим. Куелган бурычка ирешү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан да шактый эшләр башкарыла, диде минстр урынбасары. «Без муниципаль районнарда үсемлекчелек тармагының эше буенча киңәшмәләр үткәрдек, аларда хуҗалыкларның эш нәтиҗәләрен анализладык, кимчелекләрне, булган резервларны ачыкладык, үсеш нокталарын билгеләдек. Моннан тыш, бүгенге көндә ТИПКА базасында язгы кыр эшләрен уздыруны планлаштыру буенча ике уку курслары уздырыла», – дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары.
Чыгышын тәмамлап, Илдус Габдрахманов агрономнарны игенчелек мәсьәләләре буенча онлайн-семинарларда активрак катнашырга өндәде һәм узган еллар чараларының видеоларын карарга кушты.
Анннары семинар барышында орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары җитештерүче компанияләр вәкилләре һәм башкалар чыгышлар ясадылар. Чарада катнашучылар авыл хуҗалыгы культураларын чәчү, чәчүлекләрне карау, үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан яклау кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар.
Семинар азагында фикер алышулар булды.
Белешмә өчен. Үсемлекчелек буенча онлайн-семинарларда катнашу өчен КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/vebinary/. Семинарлар барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Казан дәүләт аграр университетының белгечләреннән квалификацияле консультация алырга мөмкин.