Идел буе агросәнәгать форумында катнашучылар һәм аңа килүчеләр өчен онлайн мөмкинлекләр

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

2017 елның елның 15 - 17 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агрофорумы узачак, ул ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 20 нче юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 17 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.  Әлеге чара ел саен Ежегодно авыл хуҗалыгы тармагындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, яңа эшлеклк элемтәләр урнаштыру, үз продукциясен күрсәтү, шулай ук инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынучы йөзләгән агробизнес вәкилләрен бергә җыя.

Быел форумга килүчеләр һәм анда катнашучылар өчен чараларга килгәндә үз вакытыңны планлаштыру буенча уникаль мөмкинлек барлыкка килде. Мәс., күргәзмәләр экспонентлары белән бизнес-очрашулар билгеләү процедурасы гадиләштерелде: сылтама буенча “Казан ярминкәсе” сайтына керергә, адресы:http://expokazan.ru/bz һәм форма тутырырга кирәк. Моннан тыш, «Югарымаржиналь культуралар җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары» конференциясенә һәм «РФнең төрле төбәкләренңдә “Melafen” препаратын куллану өлкәсе» презентациясенә электрон теркәлү оештырылган. Теркәлү өчен түбәндәге адрестагы форманы тутырырга кирәк: http://www.expoagro.ru/rus/novosti_agro/?id=10216 .

Идел буе агросәнәгать форумына керү билетын да “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге сайтында чыгарып алырга мөмкин, адрес:

http://www.expokazan.ru/p/priglasitelnye-bilety-online, моның өчен алдан теркәлү формасын гына тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International