Быел Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында республика программалары буенча берничә авыл хуҗалыгы җитештерүе объектлары төзеләчәк һәм ремонтланачак.
Силос-сенаж траншеялары «Әхмәтвәлиева Г.Г.» һәм «Вәлиев Ф.Р.» КФХларында төзеләчәк. Бер объектның смета бәясе – 1,5 млн. сум. Республика ярдәме һәр фермерга 450шәр мең булачак, ә калган өлеше - КФХның үз акчалары исәбеннән.
Сыер абзарларына капиталь ремонт ясау алты хуҗалыкта планлаштырыла. Шулардан өч терлекчелек объекты («Игенче» ҖЧҖ, «Зубов В.С.» КФХ һәм «Әхмәтвәлиева Г.Г.» КФХ) 200 башка исәпләнгән. Бер сыер абзарына капиталь ремонт ясау бәясе – 5 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәр фермерга 1,5 млн. сум бирелә. 100 башка исәпләнгән сыер абзарларына капиталь ясау «Савельев А.А.» КФХында, «Нурхәмитов З.М.» һәм «Скоков Н.А.» КФХларында планлаштырыла, аларның һәркайсына 4әр млн. сум чыгым тотылачак. Республика ярдәме 1,2шәр млн. сум булачак.
Фермерлар объектларның түбәләрен яңарту, ишек, тәрәзәләрен алмаштыруны, азык өстәлләре ясауны һәм яңа җайланмалар урнаштыруны планлаштыралар.