Казанда «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» III республика семинары узачак

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

2017 елның 16 февралендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» III республика семинары узачак.

Семинарда Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгын үстерү перспективаларына һәм проблемаларына, органик продукцияне сертификацияләүгә бәйле мәсьәләләр каралачак. Органик авыл хуҗалыгы принципларын үзләренең агроҗитештерү технологияләренә уңышлы керткән авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

Семинарда катнашуга гаризалар 2017 елның 13 февраленә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны89050248728,  89179049566 телефоннары аша яисә eco.oc@yandex.rusunlyc@yandex.ru электрон адреслар буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International