Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыруның өстенлеге турында фикер алыштылар

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында эре мөгезле терлекләрне Европа технологиясе белән ясалма орлыкландыру темасына уку семинары узды.

Чарада район башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы “Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы урынбасарыИлдар Фәрхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар барышында, эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру аларның токым һәм нәсел сыйфатын шактый тизрәк яхшырта һәм парлар эзләүдә зур мөмкинлекләр ача, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, ясалма орлыкландыруны дөрес оештыру терлекләрне йогышлы һәм инвазион авырулардан профилактикалауда һәм дәвалауда төп чара булып тора.

Чарада катнашучылар алдында Рәлиф Низаметдинов һәм Илдар Фәрхуллин чгыш ясадылар.

Семинарның практика өлеше «Алан» ҖЧҖ базасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International