Бүген Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Согуд Гарәбстанының SALIC инвестиция компаниясе Башкарма директоры Абдалла Дубейхи әфәнде белән очрашты. Рәсми сөйләшүләр барышында үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
SALIC (Saudi Agricultural and Livestock Investment Company) – Согуд авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек инвестиция компаниясе 2009 елда оешкан. Компания эшчәнлеге өлкәсенә Согуд Гарәбстанында да, шулай ук корольлектән читтә дә, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүнең һәм дистрибуцияләүнең барлык процессын тулысынча алып бару керә. Бүгенге көндә компания Канадада,Украинада, Польшада, Суданда һәм башка илләрдә бар.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия Федерациясе төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы җитештерү буенча лидерлар арасында булуын билгеләп үтте. Бүген республика сөт җитештерү буенча 1 нче урында тора (елга 1,7 млн. тонна), терлек ите һәм кош ите җитештерү буенча - 4 нче урында (елга 500 мең тонналап), бөртекле ашлык җыю буенча – 8 нче урында (4,3 млн. тонна), диде ул. Илнең 2 %ка якын авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, Татарстан аның тулаем продукциясенең 4 %тан артыграгын җитештерә.
SALIC инвестиция компаниясенең Башкарма директоры Абдалла Дубейхи әфәнде ирекле көтүлектә үскән терлек ите белән кызыксынды. Компания вәкилләрен шулай ук азык культураларын үстерү һәм әзерләү мәсьәләләре кызыксындырды. Абдалла Дубейхи бу мәсьәләләрне өйрәнү буенча уртак эшче төркем төзергә тәкъдим итте.
Татарстан Президенты бу инициативаны хуплады һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагында SALIC компаниясе белән хезмәттәшлек итүенә ачык булуын белдерде. «Без сезнең белгечләрне үзебездә күрүебезгә шат булачакбыз һәм кирәк булган теләсә нинди мәгълүматны бирергә әзер. Бу мәсьәләне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шәхсән үзе игътибарда тотачак. Безнең өчен хезмәттәшлекнең теләсә нинди рәвеше кызыклы булачак - тулысынча сезнең инвестицияләр һәм сезнең предприятие күздә тотыламы яисә бу уртак проект буламы», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм очрашу өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты SALIC компаниясе вәкилләрен якын араларда Татарстан Республикасына килергә чакырды.