Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксубай” агрофирмасы” ҖЧҖендә “Смена” бүлекчәсенең сөт-товар фермасында 1000 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән - 141 савым сыеры. Узган атна азагында монда район семинары узды, анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре терлекчелек буенча эшнең ничек оештырылуы белән таныша алдылар.
Әлеге фермада яшь эре мөгезле терлекләрнең сакланышын тәэмин итү буенча бөтен шартлар тудырылган. Терлекләр өчен баланслы азык рационы төзелә, аның составында чүпрә дә бар. Терлекчелек биналарында коры, бозаулар калын аслык җәелгән аерым бүленгән урыннарда торалар.
Моннан тыш, монда хайваннарның санын арттыруны исәпкә алуга да зур игътибар бирелә. Ветеринария табиблары терлекләрне профилактикалау һәм дәвалау өчен кирәкле барлык препаратлар белән тәэмин ителгән.