Республиканың Минзәлә районында хезмәтне саклау курслары узды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Узган атнада “Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау курслары узды.

Курска килүчеләр алдында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белгечләре чыгыш ясады.

Курсларда барысы 40 кеше укыды. АПК тармагында хезмәтне саклау таләпләре буенча белемгә тикшерү узганнан соң белгечләргә таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International