Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ырынгы авылыннан Алексей Кубайкин КФХында 200 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзелә. Монда хуҗалык эшләре өчен урыннар да, ветеринария белгече өчен кабинет та булачак. Моннан тыш, терлекчелек объектында 16 урынлы «Елочка» тибындагы зал урнаштырылган.
Киләчәктә хуҗалыкта сыерлар санын арттыруны планлаштыралар.