Татарстан Республикасында 2016 елда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 6 млрд. сумга диярлек 5 мең берәмлек техника һәм җайланмалар сатып алынган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының техника белән тәэмин ителеше турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов, техника паркын максатчан модернизацияләү - җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәлегенең төп факторларынннан берсе, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук, республикада авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан техника сатып алуны субсидияләү программасы эшли, дип искә төшерде (техника бәясенең 40%ы бюджеттан кайтарыла). “40х60” программасы буенча 2016 елда 670 хуҗалыкка 1,9 млрд. сумлык ярдәм күрсәтелде.
Републикада куәтле, югары җитештерүчәнлекле машиналар сатып алуны кызыксындыру аркасында техника белән тәэмин ителешне 100 га чәчүлеккә 154 ат. көче дәрәҗәсендә саклап калып булды, диде Марат Әхмәтов.
Техника белән тәэмин ителеш ягыннан Татарстан Республикасын Краснодар крае (192,7 а.к.) һәм Белгородөлкәсе (185,7 а.к.) генә уза.
Марат Әхмәтов шулай ук 100 га чәчүлеккә техника белән тәэмин ителеш буенча кайбер илләрдәге күрсәткечләрне атап китте: мәс., Евросоюз илләрендә – 500 а.к., АКШта – 850 а.к. , Белоруссиядә – 500 а.к.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, республикада Теләче, Нурлат, Мөслим, Әтнә, Тукай, Яшел Үзән районнары һәм башка районнар энергия куәтен арттыруга ирешкәннәр.
«Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән «40х60» республика программасыннан, «1432» федераль программасыннан һәм лизингтан активрак файдалануларын сорыйм, – диде алга таба Марат Әхмәтов. – Әлегә «Татагролизинг» аша авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга 300дән аз гына артыгракзаявка керде (1 млрд.сумга якын), «Росагролизинг» аша 1.2 млрд. сумга 290 заявка алынды».
Марат Әхмәтов фикеренчә, 100 гектар чәчүлеккә 200 һәм аннан артыграк ат көченә ия булу теләсә чәчүне нинди һава шартларында оптималь срокларда төгәлләргә һәм югалтуларсыз уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә.
Марат Әхмәтов шулай ук техниканы 2017 елгы язгы кыр эшләренә әзерләүнең барышы турында сөйләде. Чәчү вакытында кырларда 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 600 киң алымлы чәчү комплексы, 6 мең культиватор эшкә җәлеп ителәчәк.
«1 апрельгә кадәр без чәчкечләрне, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны әзерләп бетерергә телибез, - диде Марат Әхмәтов. - Чәчү кампаниясен вакытында уңышлы уздыру өчен агрегатларны сыйфатлы төзекләндерү һәм көйләү таләп ителә. Ләкин кайбер районнарда авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләү барышы борчый, бигрәк тә, чәчкечләр әзерлеге».
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, чәчү кампаниясенә әзерләнүнең барышы алдагы видеоконференцияләрдә дә яктырылачак, диде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, чәчү кампаниясенә әзерләнү –авыл хуҗалыгы оешмалары эшендә аеруча мөһим этап, дип белдерде. «Техниканы язгы кыр эшләренә алдан әзерләп кую бик мөһим, чәчүнең барышы, тизлеге, нәтиҗәлелеге, сыйфаты да шуңа бәйле, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуны субсидияләү программаларыннан файдаланырга кирәк, уңышлы эшләргә теләге булган авыл хуҗалыгы прдеприятиеләренә тракторлар һәм комбайннар белән тәэмин ителешне яхшырту өчен мөмкинлекләр бар».