Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында сарыклар саны 5,3 мең башка артты

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүгенге көндә Татарстанда 355 мең баш сарык исәпләнә, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда – 58,1 мең баш, (2015 елга карата 110%), шәхси хуҗалыкларда – 297 мең баш.

Яңа Чишмә муниципаль районының “Архангельский” КФХ» ҖЧҖендә 2378 баш сарык бар, «Козлов М.И.» КФХсында – 568 баш, Арча районының “Пионер” ҖХ» ҖЧҖендә – 1907 баш, Алабуга районының «Фалалеева О.О.» КФХсында – 648 баш, «Алиев» КФХсында – 1147 баш, Тукай районының «Эдильбай»ҖЧҖендә – 2001 баш, «Миҗнехуҗина М.Н.» КФХсында – 803 баш, Түбән Кама районының “Кармалы”АФ» ҖЧҖендә – 935 баш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, республикада аеруча перспективалы һәм еш очрый торган сарык токымнары: татарстанский, прекос, романовский һәм эдильбаевский.

Сарыкчылык фермалары тотучыларга сарык сатып алу чыгымнарын каплауга, ана сарыклар санын арттыруга, 1 кг тере үлчәмгә 30 сум исәбеннән чыгып, субсидияләр бирелә. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре техник һәм технологик модернизацияләү программасында катнаша алалар,инфраструктура булдыруга чыгымнар өлешен каплауга компенсация ала алалар.

Моннан тыш, сарык үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыкларына “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» һәм «Яшь фермерларга ярдәм» программалары буенча дәүләт ярдәме күрсәтелә.

2011 елдан 2016 елга кадәр чорда сарык үрчетү юнәлеше буенча 100дән артык гаилә фермасы конкурс нигезендә грантлар оттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International