Россия авыл яшьләре берлеге авыл территорияләрендә җәмәгатьчелек фикере буенча лидерларны ачыклый

2017 елның 3 феврале, җомга

“Россия авыл яшьләре берлеге” гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасыгражданнар активлыгын арттыру буенча “Авыл - мөмкинлекләр территориясе!” дигән бөтенроссия проектын башлап җибәрә, аны гамәлгә ашыруның төп этабы - авыл территорияләрендә җәмәгатьчелек фикере буенча лидерларны ачыклау конкурсы.

Конкурста авыл территорияләрендә яшәүче, авылда эшкуарлык, белем бирү, спорт, медицина буенча һөнәри эшчәнлек, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга һәм аны башка документлар белән бергә 2017 елның 30 мартына кадәр rssm@inbox.ru электрон адреска җибәрергә кирәк.

Конкурс нигезләмәсе белән монда танышырга мөмкин:

http://rssm.su/media/uploads/redactor/Положение.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International