Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Урмандеево авылыннан Анатолий Мокин крестьян (фермер) хуҗалыгы – районда тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Монда 59 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 30 баш - савым сыеры.
Анатолий Мокин бу ферманы колхоздан калган ташландык терлекчелек бинасы нигезендә төзи. «Әтием гомер буе фермада эшләде, ә мин кечкенәдән гел аңа булыша идем. Авыл хуҗалыгы предприятиесен бетергәч, үземдә хуҗалык белән шөгыльләнү теләге туды. Район администрациясендә дә мине хупладылар, шулай итеп, әкренләп, эшләрне җайга салдым», – дип сөйләде авыл эшкуары.
2016 елда хуҗалыкта 3,2 млн.сумнан артык продукция сатылган. Крестьян (фермер) хуҗалыгында 2 кеше эшли – сыер савучы һәм бозау караучы.