Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ремонт остаханәләрендә бар куәткә авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү бара. Районның Урта Тигәнә авылында “Алга” колхозы механизаторлары да шул эш белән мәшгуль, алар бүгенге көндә чәчкечләрне һәм культиваторларны ремонтлыйлар.
Монда механик Рәфис Әмиров, эретеп ябыштыручы Айрат Гарифуллин, өлкән слесарь Әнәс Мөхәммәтҗанов, наладчик-слесарьлар Рәфис Хисмиев, Рамил Чәпчәков ремонт эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен тырыш хезмәт куялар. Соңгы өчесе кышын слесарь булып эшлиләр, ә яз көне алар чәчүгә чыгалар.
«Хуҗалыкның машина-трактор паркы зур, шуңа күрә остаханә кышы буе эшли, – дип сөйләде “Алга” колхозының баш инженеры Газинур Вәлиев. – Механизаторларга эшләү өчен дә уңай шартлар тудырылган: эш урыннары җылы, якты».