Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында Рәзилә һәм Альберт Фәссаховлар үз шәхси ярдәмче хуҗалыгында 16 баш эре мөгезле терлек тоталар

2017 елның 4 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Туймәт авылында Рәзилә һәм Альберт Фәссаховлар үз шәхси ярдәмче хуҗалыгында 16 баш эре мөгезле терлек тоталар, шул исәптән 8 - савым сыеры.

«Җәй көне без иртән сәгать дүрттә торабыз, – дип сөйли Рәзилә. – Бөтен эшне бергә эшлибез, шуңа күрә эш җиңел бара. Терлекләрне карарга балалар да булыша».

2015 елда бу гаилә сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы буенча 200 мең күләмендә субсидия алган. Районнан сөт саву аппараты биргәннәр.

Печән җыю өчен хуҗалыкта печән җыю-пресслау агрегаты алганнар. Хуҗалыкның шулай ук үзләренең ДТ-75, МТЗ-82 тракторлары, чәчкечләре, сабаннары бар. 32 гектар мәйданда бөртекле һәм азык культуралары үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International