Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елга эрозиягә каршы көрәш һәм кырларны яклау өчен урман утыртмалары булдыру чараларын финанслау тәртибенең проекты әзерләнде. Әлеге эшләр су эрозиясен булдырмау һәм чокырлар очларын ныгыту, ә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында – коры җилләрдән саклану максатларында башкарылырга тиеш.
Бүгенге көндә туфракны су эрозиясеннән яклау һәм кырларны саклау өчен урман утырту буенча 2017 ел планына Арча, Балтач, Мамадыш, Саба, Питрәч, Теләче районнарыннан һәм башка муниципаль районнардан тәкъдимнәр керде, тәкъдимнәр буенча үсентеләр мәйданы 2 643 га тәшкил итә, шул исәптән 585 га – террасалар белән. Тәкъдимнәр алу дәвам итә.
Яклаучы урман полосалары системасы сөрүлеке җирләренең уңышын 10-20 %ка арттыра, бигрәк тә коры елларда, мондый артым кырларда карны тигез җыю һәм туфрак катламында дым запасының тирәнлеген арттыру исәбенә барлыкка килә.
2016 елда гомуми мәйданы 2170 гектар булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урман үсентеләре утыртылды, шулардан 675 га - террасалар белән, тотылган гомуми чыгым 150 млн. сум тәшкил итә.