Агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе төбәкләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Игорь Кузин үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында агымдагы елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру, бердәм субсидия бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстанның дәүләт ярдәме күрсәтү буенча яңа һәм яңартылган механизмнарны гамәлгә ашыруга әзер булуы турында билгеләп үттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2017 елның 17 гыйнварыннан башлап укыту семинарлары үткәрелә. Аларда бу елда аграр секторда дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру һәм сезонлы эшләргә ташламалы кредитлар алу мәсьәләләре аңлатыла. Бу темаларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге белгечләре чыгышлар ясыйлар.