Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре авыл хуҗалыгы җирләреннән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм башлангыч эшкәртү өчен файдалану турында мәгълүмат бирәләр

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

«Шәхси ярдәмче хуҗалык турында” Федераль законның 4 статьясы нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен торак пункт чикләрендәге җир кишәрлегеннән (йорт янындагы җир кишәрлеге), шулай ук торак пункттан читтәге җирләрдән дә (кыр җир кишәрлеге) файдаланырга мөмкин, дип аңлаталар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре.

Шулай итеп, йорт янындагы җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен, шулай ук торак йорт торгызу һәм җитештерү, көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары, корылмалары төзү өчен кулланылырга мөмкин, ә кыр җир кишәрлеге – бары тик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен генә, биналар һәм корылмалар төзү тыела.

Россия Федерациясе Җир кодексының 78 статьясы нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргәторак пункттан читтәге, авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен бирелгән, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм башлангыч эшкәртү өчен файдаланыла торган биналар, корылмалар биләп тора торган җирләр керә.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм башлангыч эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре дә, шулай ук торак пункт җирләре составындагы җирләр дә, аларны рөхсәт ителгән куллану төреннән башка категориягә күчермичә генә, кулланылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International