“ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә язгы кыр эшләрен башкаруның оптималь эш планнарын эшләү буенча белгечләрне укыту дәвам итә. Укулар муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары, агрохолдинглар агрономнары, КФХ башлыклары өчен оештырыла.
Бу елның 24 – 27 гыйварындагы курсларда Питрәч, Теләче, Чистай, Баулы, Балтач, Кукмара һәм Тәтеш муниципаль районнары вәкилләре укыды. Бүген курсларда Әтнә, Аксубай, Биектау, Лаеш, Менделеевск һәм Тукай районнары белгечләре үзләренең белемнәрен арттыралар. 2 һәм 3 февральдә курсларга Актаныш, Азнакай, Саба һәм Ютазы районнарыннан белгечләр киләчәк.
Укулар ике көнлек курслардан гыйбарәт (теоретик һәм практик өлешләр). Укырга килүчеләр курсларның гамәли өлешендә, хуҗалыкларның финанс хәлен исәпкә алып, чәчүлекләрнең оптималь структурасын, авыл хуҗалыгы культураларының сортларын, яклау чараларын сайларга өйрәнәләр.