Татарстан Республикасы Мамадыш районында «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Мамадыш шәһәрендә «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узды. Чараны«Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк оешмасы һәм Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты оештырды.

Фестивальдә катнашучылар үзләре ясаган чанада трассаны үтәргә, чананың презентациясен күрсәтергә һәм боз тавыннан аска төшәргә тиеш иделәр. Ярышларда республика муниципаль районнарыннан 14 команда катнашты.

Фестиваль 6 сәгать барды. Бәйрәмдә төрле конкурслар уздырылды, халык кәсепләре өлкәсендә профессионаллардан мастер-класслар күрсәтелде, републиканың иҗат коллективлары катнашында музыкаль-күңел ачу чаралары булды, чаналар музее эшләде.

«Безнең максат – авыл яшьләренең ялын оештыру һәм районга яңа туристлар җәлеп итү. Идея үзе яңа түгел, әмма фестивальнең форматы бик кызыктыргыч», – дип, үз фикерләре белән бүлеште «Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк оешмасы рәисе Айнур Әгъләмов.

Чара җиңүчеләрне бүләкләү һәм призлар бирү белән тәмамланды. 1 нче урынны Мамадыш муниципаль районыннан «Богатыри» командасы алды, 2 нче урында – Казан шәһәреннән «Тундравики» командасы, 3 нче урында – Алабуга районыннан «АМОН» командасы.

Моннан тыш, фестиваль кысаларында 2016 елда АПК хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан махсус бүләкләргә – җылытылган эш формаларына – терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International