Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы машиналарын 2017 елгы чәчү кампаниясенә әзерләү эшләре дәвам итә

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка агрегатларны 2017 елгы чәчү кампаниясенә әзерләү эшләре дәвам итә. Монда 733 сабан, 39 культиватор, 28 трактор (барысы 46) ремонтланган. Бүгенге көндә хуҗалыкның механизаторлары чәчүлекләр һәм К-701 һәм МТЗ-82 тракторларын ремонтлау белән мәшгуль.

«Хузангай» ҖЧҖ – районда алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе, һәм беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны төгәлләп килә, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Рәфикъ Галләмов. – Запас частьләр белән проблема юк, алар 10 млн. сумнан артыкка алынган иде».

Рәфикъ Галләмов сүзләренә караганда, хуҗалыкта ремонт эшләрен башкаручыларга аларны җиренә җиткереп эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International