Кичә, 30 гыйнварда, Сарман авылы мәдәният йортында зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда АПКның 2016 ел эшенә йомгаклар ясадылар һәм 2017 елга үсеш планнары буенча фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, тармак үсешенең преспективалары турында фикер алыштылар. Һәр муниципаль районның резервларына һәм үсемлекчелектән, терлекчелектән акчалата табыш алуны арттыру мөмкинлекләренә аерым тукталдылар.