Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Түбән Әлки авылыннан фермерлар Наилә һәм Марат Гобәйдуллиннар бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә алар хуҗалыгында 6 меңгә якын кош бар, шулардан 3 меңе ана бытбылдык.
«Кошларга махсус катнаш азык бирәбез, аның составы 14 компоненттан тора, – дип сөйләде КФХ башлыгы Наилә ханым. – Көнгә 2 меңләп йомырка алабыз».
2015 елда 20 мең башка исәпләнгән ферма төзелгән иде. Марат сүзләренә караганда, бытбылдыкларны карау авыр түгел, иң мөһиме – аларны тоту өчен уңай шартлар булдыру. Бинада даими температура булырга тиеш, моннан тыш, кошлар яктылыкка бик сизгерләр.
«Бытбылдыклар тиз өлгерәләр, шуңа күрә бу кошларны тоту бик табышлы, – дип сөйли Марат. – Йомыркаларның инкубация чоры бары тик 17-18 көн. Шул вакыт эчендә ала-кола, тимгелле йомыркалардан кошчыклар чыга башлый».
Хуҗалыкта алты инкубатор урнаштырылган. Аларның икесе – 1000әр, өчесе – 150шәр, берсе 600 кошчык чыгарырга сәләтле.
Фермада айга 4 меңгә якын кошчык туа. «Бытбылдык продукциясенә ихтыяҗ зур, бигрәк тә аның йомыркасына, – дип сөйли Марат. – Алга таба бытбылдыклар санын 15 мең башка җиткерергә уйлыйбыз».